Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлый.
Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген 99 кешегә 18 яшь тула, ягъни алар сайлау хокукы ала.
"Сайлау участокларында бу хакта беләләр, аларны көтәләр. Әлбәттә инде, гадәт буенча, беренче тапкыр сайлауга баручылар өчен һәм бүген туган көннәрен билгеләп үтүчеләр символик...